Марат Яруллин бүген Бауман урамына концерт куя
«Сәлам! Иртәгә минем туган көнем, – дип язган ул кичә телеграм каналында. – Күптән урамда, ачык һавада җырлыйсым килә иде, туган көн сезнең белән очрашу өчен иң яхшы сәбәп дип уйлыйм. Иртәгә мин сезне 17.00 сәгатьтә Бауман урамы 44/8 адресы буенча чакырам. Сезнең өчен әзрәк җырлармын. Яңгыр яумас, дип өметләнәм. Шулай да, кулчатырларыгызны алыгыз. Үзегез белән дусларыгызны да кыстыра килегез. Күрешкәнчегә кадәр!»
«Нишләп мин Казанда түгел икә-ә-ән», «Эх, алданрак әйтмәдеге-е-ез», – дип керсенүчеләр шактый.
«Мәскәүдә дә шундый урам концерты көтәбез», – кебек комментарийлар да бер генә түгел.
«Вау, шәп! Ул урынны тотып алырга, сакчылар куярга да онытма түлке», «Алайса мин хәзер Казанга юл тотам», – дип язучылар да, Маратка нинди бүләк алып киләбез, дип уйланучылар да бар.
Маратны исә без дә гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа иҗат уңышлары, һаман шундый шат күңелле, тамашачысы белән бер дулкында булуын телибез.